Top Songs By Эльмира Калимуллина
Credits
PERFORMING ARTISTS
Эльмира Калимуллина
Performer
Elmir Nizamov
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Elmir Nizamov
Composer
Резеда Губаева
Songwriter
Lyrics
Гөлләренә нидер көйли-көйли,
Әнкәй көн дә сулар сибәдер...
Гөлләр дигән булып, беләм инде,
Тәрәз аша юлны сөзәдер...
Ә тәрәзнең аргы ягында тик
Ялгыз миләш - әнкәй иптәше...
Шул миләшне сердәш итү белән
Башлый әни һәрбер иртәсен...
Әнкәй көтә безне, таңнар белән
Миләшләргә төбәп күзләрен...
Күрешүләр сирәгәйгән саен,
Кадерләре арта сүзләрнең...
Төннәр җитсә кайчак җилләрдән,
Тәрәз шакып алса миләшләр,
Ул ашыгып утын кабызадыр...
Миләшләрдә ачы тәлгәшләр...
Әнкәй көтә безне, таңнар белән
Миләшләргә төбәп күзләрен...
Күрешүләр сирәгәйгән саен,
Кадерләре арта сүзләрнең...
Written by: Резеда Губаева, Эльмир Низамов