Featured In

Credits

PERFORMING ARTISTS
Айгуль Сагынбаева
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Шамиль Шарипов
Composer
Гульнур Куатова
Songwriter

Lyrics

Көчле, диләр мине һәрбересе
Көлә, диләр ихлас күңелдән
Тик белмиләр бәхет табыр өчен
Күпме тырышлыгым түгелгән
Ташлар булсам уалыр да идем
Ком бөртеге булып түшәлеп
Юкка чыгар идем... тик мин кеше
Көчләр таптым, җиңдем үртәлеп
Елга булсам кипкән булыр идем
Басылыр да идем җил булсам
Кеше булып, көчле булган өчен
Тайпылмыйча барам зур юлдан
Ташлар булсам уалыр да идем
Ком бөртеге булып түшәлеп
Юкка чыгар идем... тик мин кеше
Көчләр таптым, җиңдем үртәлеп
Көчле диләр мине, ә мин рухлы
Таштан, тимерләрдән көчлерәк
Җиңәр өчен барлыҡ сынауларны
Күңелләргә ныклы рух кирәк
Ташлар булсам уалыр да идем
Ком бөртеге булып түшәлеп
Юкка чыгар идем... тик мин кеше
Көчләр таптым, җиңдем үртәлеп
Юкка чыгар идем... тик мин кеше
Көчләр таптым, җиңдем үртәлеп
Written by: Гульнур Куатова, Шамиль Шарипов
instagramSharePathic_arrow_out