Radif Kashapov 的热门歌曲
制作
出演艺人
Radif Kashapov
表演者
Рәдиф Кашапов
表演者
作曲和作词
Кашапов Радиф Фаритович
词曲作者
歌词
Без булдырабыз, без булдырабыз,
агачларны төнлә сындырабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
урам исемнәрен алыштырабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
спиртка катык кушып, аңгыраябыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
күргәннәрне, буйсынып, югалтабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
ак калфакка, чәк-чәккә ябышабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
үткәннәргә, шашынып, табынабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
туктамыйча маллар җыябыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
соры уйлар белән дога кылабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
без онытабыз, без онытабыз,
Без булдырабыз, без булдырабыз,
без таркалабыз, без таркалабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
Ауропаны таң калдырабыз.
Без булдырабыз, без булдырабыз,
мескен һәм горур халык булып калабыз.
Яраткан, газиз җөмһүриятем.
Written by: Кашапов Радиф Фаритович