音乐视频

精选于

制作

出演艺人
Ильхам Шакиров
表演者
作曲和作词
Халык жыры
词曲作者

歌词

Кәккүк кычкыра сирәк кенә
Сагынуын сөйләп кенә
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә
Эзләдем, бәгырем, сине
Еллар буе тилмереп
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп
Зәңгәр елгалар чылтырап ага
Нур сибә кояш көлеп
Алмагачлар ак шәлен ябынган
Иркәм, синең кебек
Эзләдем, бәгырем, сине
Еллар буе тилмереп
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп
Минем юлыма нурлар
Алып кил күбрәк итеп
Алсу гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп
Эзләдем, бәгырем, сине
Еллар буе тилмереп
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп
Written by: Халык жыры
instagramSharePathic_arrow_out