精选于

制作

出演艺人
Караш
表演者
作曲和作词
Айнур Шарапов
词曲作者
Дамир Зиннатуллин
词曲作者
Айназ Ахунов
词曲作者
Динар Ахунов
词曲作者

歌词

Караңгы төн
Тәрәзәдән ай нуры агыла
Йөрәкне хатирәләр кагыла
Төн
Тарала төтен
Күңелдә көз
Хыяллар яфрак булып коела
Яңгыр белән өметем юыла
Төн
Без булмабыз бербөтен
Тик син нигәдер
Йөрәкне телгәлисең
Күңелне өзгәлисең
Үткәнне кайтармассың
Хәзер инде соң
Күземне йомсам, каршымда
Синең сурәтең
Сиңа смс язам, ләкин кабат delete
Нигә соң без түзмәдек
Ашыгып хата ясадык?
Күзгә күз карап
Күңелдәге сүзне әйтмәдек
Язмыш юлларны безнең аерды
Горурлык сөюдән өстенрәк булды
Тыным кысыла, җитми һава
Синең сөюең булыр дәва
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Сорауга җавап теләмә
Ялгыштан дөреслек эзләмә
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Синсез көн
Өметсез һәм бәхетсез тоела
Уй-хисләрнең йомгагы чуала
Көн
Бәлки коткарыр мине төн
Юк, юк, юк, юк уйлар
Бирәм сорау
Эзлим җавап
Юк, тапмыйм
Ялгыз төн
Качам, чабам
Stop!
Кайда барам?
Җиттем чиккә!
Нигә соң без шундый горурлар?!
Тыным кысыла, җитми һава
Синең сөюең булыр дәва
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Сорауга җавап теләмә
Ялгыштан дөреслек эзләмә
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Нигә соң, нигә соң?
Нигә соң, нигә соң?
Нигә соң, нигә соң?
Нигә?!
Тыным кысыла, җитми һава
Синең сөюең булыр дәва
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Сорауга җавап теләмә
Ялгыштан дөреслек эзләмә
Вакыт кызганмый, адымын ясый
Ул кире кайтмый, юк, ул кире кайтмый инде
Written by: Айназ Ахунов, Айнур Шарапов, Дамир Зиннатуллин, Динар Ахунов
instagramSharePathic_arrow_out