音乐视频

精选于

制作

出演艺人
Фируза
表演者
作曲和作词
Насибуллина Фирюза Рафиловна
词曲作者

歌词

Уйлар тынгы бирми җанга
Сорау арты- сораулар
Шулмы бәхет, шулмы сөю-
Чиксез газапланулар
Ни булды соң безгә
Аңламыйм мин бер дә
Шулай керербезме
Гомер көзебезгә?
Ни булды соң безгә
Әрнү йөрәкне телә
Ялгышларны, сагышларны
Күрик без үзебездән
Ни булды соң безгә, әйтче
Без бит бәхетле идек
Вәгьдә биреп сөюләргә
Чишмә сулары эчтек
Язмыш көлдеме соң бездән
Әллә күзләр тидеме
Мәңгелеккә кавышкан җаннар
Шулай җиңел биздеме?
Ни булды соң безгә
Аңламыйм мин бер дә
Шулай керербезме
Гомер көзебезгә?
Ни булды соң безгә
Әрнү йөрәкне телә
Ялгышларны, сагышларны
Күрик без үзебездән
Written by: Насибуллина Фирюза Рафиловна
instagramSharePathic_arrow_out