音乐视频

Зульфат Хаким - Нэрсэ булды сина буген? / ТАТАР ЖЫРЫ 22
观看 {artistName} 的 {trackName} 音乐视频

制作

出演艺人
Золфэт Хэким
表演者
Зульфат Хаким
表演者
作曲和作词
Золфэт Хэким
词曲作者

歌词

Нәрсә булды сиңа бүген, Бүлмәмдәге нәни кошым? Бу дөньядан туйдыңмы мәллә Сайрый-сайрый җәен, кышын? Эээй!ни булды сиңа бүген? Әллә синең авазыңны Дөнья шавы күмә микән? Моңнарыңның яктылыгын Әллә бер кем күрми микән? Эээй!ни булды сиңа бүген? Күңелләрең кая тарта? Очар кыйблаң кай тарафта? Сине кайда, кемнәр генә Кабул кылыр икән? Оча күрмә, ташлап китмә, Инде мине ятим итмә. Әллә соң син үзәгемнең Өзелгән бер кылы микән... Нәрсә булды сиңа бүген Читлектәге зарлы җырым? Бу бит синең дөньяң түгел Җирдә түгел синең юлың. Эээй! ни булды сиңа бүген? Хушлашырга иртә әле, Җырлар көннәр алда әле. Син бит моңның җырчы колы Әйдә, җаным, җырла әле. Эээй! ни булды сиңа бүген? Күңелләрең кая тарта? Очар кыйблаң кай тарафта? Сине кайда, кемнәр генә Кабул кылыр икән? Оча күрмә, ташлап китмә, Инде мине ятим итмә. Әллә соң син үзәгемнең Өзелгән бер кылы микән... Күңелләрең кая тарта? Очар кыйблаң кай тарафта? Сине кайда, кемнәр генә Кабул кылыр икән? Оча күрмә, ташлап китмә, Инде мине ятим итмә. Әллә соң син үзәгемнең Өзелгән бер кылы микән... Нәрсә булды сиңа бүген
Writer(s): зульфат хаким Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out