Zulya 的热门歌曲
制作
出演艺人
Zulya
表演者
作曲和作词
Зуля Камалова
词曲作者
Назип Камалов
词曲作者
歌词
Ел саен сагынып кайтам
Уразай каеннарын.
Тупылларын кочаклап
Таратам кайгыларым.
Таңга чаклы чүт–чүт итеп
Моңлана бер сандугач.
Сандугач та минем кебек
Туган җирен сагынган.
Уразаем — гүзәл як,
Гөлләргә күмелгән як.
Җиләкләре бал гына,
Чәчәкләре ал гына.
Ел саен ерак җирләрдән
Кайтыр идем омтылып.
Тик заманалар үзгәрде
Булсын гына сабырлык.
Арабызда кара урман
Адаштыра, өмет бирми.
Бу караңгы төн үтсен тиздән
Аннан миңа куркырга —
Килешми.
Килешми.
Ярамый.
Ярамый.
Ел саен ерак җирләрдән
Кайтыр идем омтылып.
Ел саен ерак җирләрдән
Кайтыр идем омтылып.
Арабызда кара урман
Адаштыра, өмет бирми.
Карангы төн үтсен тиздән
Миңа аннан куркырга…
Кара урман
Адаштыра, өмет бирми.
Караңгы төн үтсен тиздән
Миңа аннан куркырга —
Ярамый.
Ярамый.
Ярамый.
Ярамый.
Ярамый.
Written by: Зуля Камалова, Назип Камалов