歌词

Бәхетемә минем булгансың
Минем өчен жиргә тугансың
Янәшәмдә бул дип мәңгегә
Йөрәгеңә бикләп куйгансың
Җибәрмәмен дисең үзеңнән
Саклыйм дисең йөрәк түрендә
Синнән башка, башка берәүне
Ярата алмам кебек үзем дә
Иреннәрең синең алдамый
Күңел сиңа ышана
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Иреннәрең синең алдамый
Күңел сиңа ышана
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Ничек рәхәт сине сөюләр
Очрашулар өзелеп көтүләр
Назлы сүзләр белән иркәләп
Кочагыңда эреп китүләр
Син булганга, күңел күгемдә
Якты йолдыз яна бүген дә
Яктылыгы җитәр гомергә
Син сүндермә аны, сүндермә!
Иреннәрең синең алдамый
Күңел сиңа ышана
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Иреннәрең синең алдамый
Күңел сиңа ышана
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Иреннәрең синең алдамый
Күңел сиңа ышана
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Синең җылы, назлы карашыңнан
Сагышларым югала
Written by: Марат Мухин
instagramSharePathic_arrow_out