歌词
Ничек синсез яшәгәнмен
Моңа кадәр әй гүзәл
Күкнең зәңгәр гөмбәзеннән
Карый күк синең күзләр
Алар мине озаталар
Чыксам ерак юлларга
Урала синең күз нурың
Керфектәге моңнарга
Анда диңгез тирәнлеге
Анда урман серләре
Анда төсләр чагылышы
Анда болын гөлләре
Анда күкләр зәңгәрлеге
Анда кояш балкышы
Синең күзләрдә күрәмен
Икебезнең язмышны
Әй күңелле әй рәхәт соң
Очрашканда карашлар
Кояш нурында коена
Әйтерсең асыл ташлар
Ничек синсез яшәгәнмен
Моңа кадәр әй гүзәл
Доньяның бар матурлыгын
Сыйдырган синең күзләр.
Written by: Ильшат Валеев, Фанис Яруллин