Инсаф Марданов 的热门歌曲
制作
出演艺人
Инсаф Марданов
表演者
作曲和作词
Ирек Габдрахманов
词曲作者
歌词
Оча оча кайттым яннарыңа
Назларыңны синең сагынып
Сөю күлләрендә йөзәрбез без
Аккошлардай канат кагынып
Елыйсыңмы әллә бәхетеңнән
Сагышлардан берүк елама
Күзләреңнән синең сөю тама
Күзләреңнән синең наз тама
Өзеп җыйдым болын чәчкәләрен
Җаным сиңа бүләк итәрмен
Карашыңнан җылы сүзләреңнән
Йолдызларга менеп җитәрмен
Елыйсыңмы әллә бәхетеңнән
Сагышлардан берүк елама
Күзләреңнән синең сөю тама
Күзләреңнән синең наз тама
Сизәсеңме иркәм көннәр аяз
Йөрәгемдә минем бүген яз
Сандугачтай сайрап күңелләрем
Тели синнән тели бары наз
Елыйсыңмы әллә бәхетеңнән
Сагышлардан берүк елама
Күзләреңнән синең сөю тама
Күзләреңнән синең наз тама
Елыйсыңмы әллә бәхетеңнән
Сагышлардан берүк елама
Күзләреңнән синең сөю тама
Күзләреңнән синең наз тама
Күзләреңнән синең сөю тама
Күзләреңнән синең наз тама
Written by: Ирек Габдрахманов