音乐视频

ЛИЛИАНА ГАЗИЗОВА - БЕРКАЙЧАН ДА ЭЛЕ СОН ТУГЕЛ. // Телеканал ТУГАН ТЕЛ ✸ Татарские хиты
在 YouTube 上观看 ЛИЛИАНА ГАЗИЗОВА - БЕРКАЙЧАН ДА ЭЛЕ СОН ТУГЕЛ. // Телеканал ТУГАН ТЕЛ ✸ Татарские хиты

精选于

制作

出演艺人
Лилиана Газизова
Лилиана Газизова
表演者
作曲和作词
Ирек Габдрахманов
Ирек Габдрахманов
词曲作者
Анфира Миргалимова
词曲作者

歌词

Бөркет булып югарыга менеп
Зәңгәр күкне иңләп кочарга.
Матурлыгын тоеп, йолдызларга
Киң колачың җәеп очарга
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Җил-давыллар булып, каршы торып
Тормыш сынауларын кичәргә.
Юлдаш булып сиңа көчле җилләр
Үз ярдәмен биреп җиңәргә
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Һәр мизгелдән бәхет таба белеп
Якты нурлар чәчеп дәшәргә!
Кайгы-шатлыкларны уртаклашып
Иңне иңгә куеп яшәргә
Беркайчан да әле, соң түгел!
Якты яшен булып, сүнмәс уттай
Яктыртырга барлык җиһанны.
Кайнар йөрәк, сүнмәс дәртең белән
Җылытырга фани дөньяны
Беркайчан да әле, соң түгел!
Written by: Анфира Миргалимова, Ирек Габдрахманов
instagramSharePathic_arrow_out