制作
出演艺人
Илдус Харрясов
表演者
作曲和作词
Илдус Харрясов
词曲作者
Рәсилә Юсупова
词曲作者
歌词
Бәхетемне эзләп юлга чыктым,
Юллар борма, әле киртәле.
Миңа дигән бәхет кайларда ул!?
Син язмышым миңа әйтәле!
Чит җирләрдә бәхет табылырмы!?
Табынырмы күңел чит җиргә!?
Мин яшисе гомер, үтәр юлым,
Язмышым да газиз җиремдә!
Бәхетемне эзләп юлга чыктым,
Юлым үтә җырга үрелеп!
Китмимен мин бөтенләйгә диеп,
Кайтырмын бер кабат әйләнеп.
Үзе бәхет яшәү туган җирдә,
Туган җирдә таңнар яктырак.
Туган якның һавасы да дәва,
Чишмә суы аның татлырак!
Written by: Илдус Харрясов, Рәсилә Юсупова