精选于

制作

出演艺人
Энже Егорова
表演者
作曲和作词
Гузелия Павлова
作曲
Эльвира Ахметова
词曲作者

歌词

Балачакка кайтам уйларымда
Туып үскән газиз йортыма
Дәшәр кебек иртән назлап әнкәй
Уян балам, чәең суына
Ә күңелем минем
Ә йөрәгем минем
Бик сагына сезне, сагына
Тик бер күрер идем
Кайтып килер идем
Шаулап үскән имән янына  
Яшел чирәм буйлап йөгерәмен
Төшләремдә, ишек алдында
Капка ачылыр да, кайтыр әткәй  
Кочып алыр җылы куйнына
Ә күңелем минем
Ә йөрәгем минем
Бик сагына сезне, сагына
Тик бер күрер идем
Кайтып килер идем
Шаулап үскән имән янына  
Авылымның инеш буйларына
Илтә иде сукмак тар гына
Ялан тәпи атлап балачагым
Йөгерәдер кебек каршыма
Ә күңелем минем
Ә йөрәгем минем
Бик сагына сезне, сагына
Тик бер күрер идем
Кайтып килер идем
Шаулап үскән имән янына
Тик бер күрер идем
Кайтып килер идем
Шаулап үскән имән янына
Written by: Гузелия Павлова, Эльвира Ахметова
instagramSharePathic_arrow_out