音乐视频

精选于

制作

出演艺人
Лилиана Газизова
Лилиана Газизова
表演者
作曲和作词
З. Хайретдинов
作曲
Н. Касыймов
词曲作者

歌词

Тып-тын калган төнге авыл,
Йоклый авыл, сүнгән уты.
Кайттым сиңа еллар узгач,
Хәтер уйный, керми йокы.
Су буенда, учак яна,
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялан тәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.
Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.
Written by: Зуфар Хайретдинов, Н. Касыймов
instagramSharePathic_arrow_out