Adelya Abadeli 的热门歌曲
制作
出演艺人
Adelya Abadeli
表演者
作曲和作词
Лябиб Лерон
词曲作者
Зульфат Зиннуров
词曲作者
歌词
Бу хуҗасыз җирдә-илдә
Син әллә бер этме соң? —
Ач ятасың буш ояңда,
Өрмисең вә китмисең…
Халкым минем, халкым минем…
Халкым минем, халкым минем…
Авызлыклап җигелгәнсең,
Син әллә бер атмы соң?
Суыкларда катмыйсың син,
Сазлыкларда батмыйсың…
Халкым минем, халкым минем…
Халкым минем, халкым минем…
Кавыкланып беткән илдә
Син әллә бер бетме соң?
Сытып-сытып та карыйлар,
Тик син һаман бетмисең.
Халкым минем, халкым минем…
Халкым минем, халкым минем…
Күккә омтылган буласың…
Син әллә бер кошмы соң? —
Кардәшләрең күптән оча,
Ә син нигә очмыйсың?..
Халкым минем, халкым минем…
Халкым минем, халкым минем…
Written by: Зульфат Зиннуров, Лябиб Лерон