音乐视频

精选于

制作

出演艺人
Эдуарда Магдиева
表演者
作曲和作词
Габдулла Тукай
词曲作者

歌词

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген
Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Written by: Габдулла Тукай
instagramSharePathic_arrow_out