音乐视频

精选于

制作

出演艺人
Люция Мусина
表演者
Миляуша Закирова
表演者
作曲和作词
Альфред Якшимбетов
作曲
Сания Ахметзянова
词曲作者

歌词

Сабый бала назга сусап уянганда
Яңа көнгә сәлам биреп куанганда
Әнкәсенә кулын суза көлә-көлә
Әйтерсең лә бәхет кошы очып килә
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Аяз күктә таң йолдызы Чулпан калка
Гашыйкларга бәхет юрап ал таң ата
Яратышу кавышудан гына торсын
Парлыларга тигез бәхет юлдаш булсын!
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Тәмен татып яшәгәндә балаларның
Онытмыйк без ата-ана хакы барын
Кайгысын да, шатлыгын да тигез бүлик
Якыннарга бәхет биреп яши белик!
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Кил син, бәхет, бу дөньяда һәр анага!
Елмай, бәхет, бу дөньяда һәр балага!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Мәхәббәттән оя кор син
Һәр гаиләдә сайрап тор син!
Written by: Альфред Якшимбетов, Сания Ахметзянова
instagramSharePathic_arrow_out