精选于

制作

出演艺人
Вадим Захаров
表演者
作曲和作词
Ризван Хакимов
作曲
Марат Кабиров
词曲作者

歌词

Бу дөньяда берни яңа түгел
Бер-бер артлы бар да кабатлана
Кабатлана кышның салкыннары
Һәм җилбәзәк яз да кабатлана
Кабатлана шулай кабатлана
Гомерләрне еллар санап бара
Бик аз гына үзгәрешләр белән
Шатлык кайгылар да кабатлана
Таң алдыннан сүнгән йолдызлар да
Бер-бер артлы бар да кабат яна
Бу дөньяда берни яңа түгел
Бу дөньяда бар да кабатлана
Кабатлана шулай кабатлана
Гомерләрне еллар санап бара
Бик аз гына үзгәрешләр белән
Шатлык кайгылар да кабатлана
Тик бер нәрсә генә кабатланмый
Кабатланмас кебек беркайчан да
Дөньяларның кагыйдәсе булып
Син аларны санга сукмасаң да
Син үзең дә кабатлый алмыйсың
Хәтта бик-бик теләсә дә җаның
Ул чак синең миңа беренче кат
Мин яратам дигән сине чагың
Син үзең дә кабатлый алмыйсың
Хәтта бик-бик теләсә дә җаның
Ул чак синең миңа беренче кат
Мин яратам дигән сине чагың
Ул чак синең миңа беренче кат
Мин яратам дигән сине чагың
Мин яратам дигән сине чагың
Written by: Марат Кабиров, Ризван Хакимов
instagramSharePathic_arrow_out