album cover
Бик еракта идек без
256
嘻哈/说唱
Бик еракта идек без 由 Bars Records 于 2025年4月18日 发行,作为专辑“ ”的一部分。Бик еракта идек без - Single
album cover
发行日期2025年4月18日
唱片公司Bars Records
旋律性
不插电
Valence
舞蹈性
能量
BPM88

制作

出演艺人
Шакур
表演者
Филюс Кагиров
表演者
作曲和作词
Адель Хамзин
作曲家
Алмаз Курбанов
词曲作者

歌词

Ай, әле бик еракта идек без
Җитмеш чакрым җирне килдек без
Ак калфакның табылган чагы
Туганнарның сагынган чагы
Бик еракта идек без. Үтеп китте ничә еллар
Язын суга әйләнде кышын яуган ап-ак карлар
Буран кебек җәелә тузан олы юлларда
Мин сагынам туган якны алсу таңнар атканда
Әнкәй зинһар кайгырма. Мин кайтырмын берәр көнне
Шатлык тулы күзләреңнән сөртермен күз яшьләреңне
Ә әлегә, мин еракта. Мине әсир итте юллар
Болытлардан ярсу сугып биткә тамалар тамчылар
Бу доньяның бер бөртеге. Мин көл генә бу җиханда
Якты көннәр. Кара төннәр. Ел фасылы кочагында
Көзнең сихри моңсулыгы агачлардан алтын коя
Чарасызлык кулларында үтә яшьлек. Үтә зая
Идел аша күперләрдән. Данлы халык баласы
Миндә ага татар каны! Бу азатлык тамгасы!
Берәр көнне мин кайтырмын. Мине каршы алыр көз
Мин кайтырмын һәм сөйләрмен...бик еракта идек без
Җитмеш чакрым — якын җир түгел
Бер күрешер өчен килдек без
Ак калфакның табылган чагы
Туганнарның сагынган чагы
Керми йокы күзләремә, ә урамда куе томан
Уйланасы иде миңа, ә мин кайдадыр ашыгам
Мин гел куркам өлгермәскә. Мин ышанам кердер көтә
Мин канатсыз оча беләм, әмма җаным читлектә
Сау бул соңгы мәхәббәтем, гафу итә алмадым сине
Әмма хәтер мәнге саклар син калдырган эзләреңне
Өметләнеп көтмә мине. Мин синең язмышың түгел
Арыган күзләр төнге юлда. Офыкларга тарта күңел
Мин гел эзлим тынычлыкны, әмма нәрсә ул тынычлык!?
Без аңларбыз берәр көнне. Ә әлегә явызлык
Нәфрәт тулы йөрәкләрдә яңа тәмуг уты сыман
Мәрхәмәтлек коткарыр! Әмма кемне һәм кайчан?
Мин ышанам якты көннәр әле алда! Мин ышанам!
Мин сүз бирәм җиңелмәскә! Борылмаска туры юлдан!
Берәр көнне мин кайтырмын, сагынып туган якларымны
Данлы халык баласы! Миндә ага татар каны!
Ай, әле бик еракта идек без
Җитмеш чакрым җирне килдек без
Ак калфакның табылган чагы
Ак калфакның табылган чагы
Written by: Адель Хамзин, Алмаз Курбанов, народные
instagramSharePathic_arrow_out􀆄 copy􀐅􀋲

Loading...