積分
演出藝人
Салават
演出者
Салават Фатхетдинов
演出者
Альфред Якшимбетов
手風琴
詞曲
Салават Фатхетдинов
詞曲創作
歌詞
Иртә бардым сабакка ла,
Кич тә бардым сабакка.
Кайда гына йөресәм дә,
Очырыймын казакка.
Обжорский команданың
Кайный ашлары.
Болгар чиркәве нигезе -
Кабер ташлары.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Ык буена, Соң буена
Төшеп атлар эчердем.
Туган яклар кала диеп,
Зур кайгылар кичердем.
Кичердек без зур кайгылар
Еллар аша.
Безнең түккән күз яшеннән
Елгалар таша.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Без күрмәсәк, яшьләр күрер
Хөрриятнең булганын.
Кояш балкыр, кырлар калкыр,
Утырып уйлар уйлармын.
Утырып уйлар уйлый-уйлый,
Ката башларым.
Чишмә төсле ихтыярсыз
Ага яшьләрем.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Иртә бардым сабакка ла,
Кич тә бардым сабакка.
Кайда гына йөресәм дә,
Очырыймын казакка.
Обжорский команданың
Кайный ашлары.
Болгар чиркәве нигезе -
Кабер ташлары.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Эх,казак камчысы,
Җанга тия ачысы.
Written by: Салават Фатхетдинов