音樂影片

收錄於

積分

演出藝人
Караш
演出者
詞曲
Дамир Зиннатуллин
詞曲創作
Расим Фасихов
作曲
Айназ Ахунов
詞曲創作
Земфира Файзуллина
詞曲創作

歌詞

Күзләрең йом - җырымны тыңла
Йөрәгеңне ач - каршыга атла
Ләкин син кабат китәсең
Йөрәк ярыла
Кара төндә аең булырмын мин
Ләкин миннән бары көләсең син
Ни кирәк сиңа, ни кирәк сиңа?
Җавабың эзлим!
Ооо, башка кызлар арасыннан
Ооо, сине күзлим
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан йөрермен дип уйлама
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан, гел артыңнан йөрермен дип уйлама!
Мин сиңа дәшәм - син мине тыңла
Хисләрдән куркма - күземә кара
Ләкин син кабат китәсең
Ничек чыдарга?
Синең өчен барына әзер мин
Ләкин миннән һаман көләсең син
Ни кирәк сиңа, ни кирәк сиңа?
Җавабың эзлим
Ооо, башка кызлар арасыннан,
Ооо, сине күзлим
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан йөрермен дип уйлама
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан, гел артыңнан йөрермен дип уйлама
Безнең юллар бер - тик параллельдә
Кисешмәс бер дә бу дәвердә
Бәлки бәхетле кушылганнар
Язмышка ришвәт биргәннәр
Син минем җинаятьнең шаһиты
Хисләрне үтердем - сүнде уты
Юк шаһит түгел, син - агу
Йөрәкне җитәр чагу!
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар,
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан йөрермен дип уйлама
Әрни күңелдә син ясаган яралар
Аларны тик вакыт дәвалар
Минем хисләрем белән син уйнама
Гел артыңнан, гел артыңнан йөрермен дип уйлама
Газаплама!
Гел артыңнан, гел артыңнан, гел артыңнан
Йөрермен дип уйлама
Гел артыңнан, гел артыңнан, гел артыңнан
Газаплама!
Written by: Айназ Ахунов, Дамир Зиннатуллин, Земфира Файзуллина, Расим Фасихов
instagramSharePathic_arrow_out