歌詞
Сандугачтай сайрап торсам,
Бар сагышың оныттырсам.
Таныр идең, таныр идеңме икән?
Бергә булыйк, җаным дисәм,
Бар назымны бүлеп бирсәм.
Калыр идең, калыр идеңме икән?
Тамчы булып әгәр тамсам,
Ялкын булып дөрләп янсам.
Таныр идең, таныр идеңме икән?
Кулың салсаң минем кулга,
Тормыш дигән олы юлга,
Алыр идең, алыр идеңме икән?
Таныр идең, таныр идеңме икән?
Калыр идең, калыр идеңме икән?
Җитәр, диеп булды тукта,
Йөрәгемне кайнар утка,
Салыр идеңме икән?
Written by: Риваль Хисматуллин