收錄於

積分

演出藝人
Марат Галимов
演出者
詞曲
Марат Галимов
作曲
Алина Хисамиева
詞曲創作

歌詞

Җилләр үбә йөзем
Сурәтеңдә күзем
Пар чәчәк бәйләме кулымда
Җаның биргән урын
Сүнгән яшәү утың
Халәкать очрады юлыңда
Кояшың сүрелде
Офыкка күмелде
Син киттең
Кадерлем, мәңгегә
Төшемдә күрештер
Эндәштер, сөйләштер
Ялварам, үтенәм Тәңрегә
Төшемдә күрештер
Эндәштер, сөйләштер
Ялварам, үтенәм Тәңрегә
Ашыктың яшәргә
Юлларны үтәргә
Мизгелдә туктады гомерең
Дулкын чәчләреңне
Диңгез күзләреңне
Хәтердән назлады күңелем
Кояшың сүрелде
Офыкка күмелде
Син киттең
Кадерлем, мәңгегә
Төшемдә күрештер
Эндәштер, сөйләштер
Ялварам, үтенәм Тәңрегә
Һәйкәлләр төзелгән
Гомерләр тезелгән
Хаталар кичерми олы юл
Ярсу эзләреңә
Шаян сүзләреңә
Сөенгән бәгырьдә тынгы юк
Кояшың сүрелде
Офыкка күмелде
Син киттең
Кадерлем, мәңгегә
Төшемдә күрештер
Эндәштер, сөйләштер
Ялварам, үтенәм Тәңрегә
Төшемдә күрештер
Эндәштер, сөйләштер
Ялварам, үтенәм Тәңрегә
Written by: Алина Хисамиева, Марат Галимов
instagramSharePathic_arrow_out