積分
演出藝人
Альбина Ишмурзина
演出者
詞曲
Шакирова Гульфия Масгутовна
詞曲創作
Розметов Шахзад Пазилханович
詞曲創作
歌詞
Янмагач та көймәгәч тә
Ул ялкын буламыни?
Мәхәббәт дигән тылсымга
Дөньялар туламыни?
Сөю булса шундый булсын
Былбыллар көнләшерлек
Уты очкыннары белән
Кояшка тиңләшерлек
Төн йокысыз да калмагач
Ул серле буламыни?
Синең йөрәк түрләрендә
Мәңгегә каламыни?
Сөю булса шундый булсын
Былбыллар көнләшерлек
Уты очкыннары белән
Кояшка тиңләшерлек
Җырларыңа да күчмәгәч
Ул моңнар буламыни
Яшьлектә калган күңелгә
Вакыт тукталамыни
Сөю булса шундый булсын
Былбыллар көнләшерлек
Уты очкыннары белән
Кояшка тиңләшерлек
Written by: Розметов Шахзад Пазилханович, Шакирова Гульфия Масгутовна