音樂影片

收錄於

積分

演出藝人
Зарина Асылкаева
Зарина Асылкаева
演出者
詞曲
Шакирова Гульфия Масгутовна
詞曲創作
Хакимов Ильнар Насыхович
詞曲創作

歌詞

Вәгъдә бүләгем булыр, дип
Алкалар бүләк иттең
Мин атлыйсы юлларыма
Сөю гөлләре сиптең
Беркайчан төсен җуймасын
Пар алка-алтын алка
Безнең өчен кояш чыга
Төнлә тулган ай калка
Алтын алка, алтын алка
Калдырма мине ятка
Мин бик тә бәхетле, иркәм
Синең назлы кочакта
Тормыш диңгезләре тирән
Ул була текә ярлы
Бары саф хисләр булганда
Бәхетләр була парлы
Беркайчан төсен җуймасын
Пар алка-алтын алка
Безнең өчен кояш чыга
Төнлә тулган ай калка
Алтын алка, алтын алка
Калдырма мине ятка
Мин бик тә бәхетле, иркәм
Синең назлы кочакта
Алтын алка, алтын алка
Калдырма мине ятка
Мин бик тә бәхетле, иркәм
Синең назлы кочакта
Синең назлы кочакта
Written by: Хакимов Ильнар Насыхович, Шакирова Гульфия Масгутовна
instagramSharePathic_arrow_out