積分
演出藝人
qaynar
演出者
詞曲
Радиф Кашапов
詞曲創作
Сергей Костюжов
作曲
歌詞
Әти эшләде шәһәр читендә
Ә без уйнадык бетон өстендә
Әни эшләде матур кибеттә
Ә без йокладык китап киштәсендә
Әти эшләде, әни эшләде,
заман үзгәрде, заман үзгәрде.
Әти эшләде, әни эшләде,
заман үзгәрде, заман үзгәрде.
Кырыс балалар, урам чикләре
Параллелепипед гүзәллекләре
Кайтмыйм беркайчан да, шалтыратма
Хәтер ямаулы, артык канатма
Әти эшләде, әни эшләде
заман үзгәрде, заман үзгәрде
Әти эшләде, әни эшләде
заман үзгәрде, заман үзгәрде
Әни сорады, кайда безнең турында
матур, тыйнак җырлар?
Һава басымы тагын түбәндә,
ул безне борчымас, борчымас
Әти эшләде, әни эшләде
заман үзгәрде, заман үзгәрде
Әти эшләде, әни эшләде
заман үзгәрде, заман үзгәрде
Әти эшләде, әни эшләде
заман үзгәрде, заман үзгәрде
Written by: Радиф Кашапов, Сергей Костюжов