收錄於

積分

演出藝人
Tatarscarf
Tatarscarf
演出者
Лейсан Гимаева
演出者
Тансылу
演出者
詞曲
Рушан Садреев
作曲
Лейсан Султанова
作詞

歌詞

Чит-яттан каплар, кызудан саклар,
Җил-давыллардан җылытыр, яклар.
Нәни чагымда әнкәем биргән,
Битемнән үбеп, яратып төргән.
Күз яшен сөрткән,
Кадерләп йөрткән,
Балачагым ул - матур яулыгым.
Иң кадерлесе никах көнемдә,
Кадерләп саклыйм әле бүген дә.
Килен төшүнең тәүге бүләге,
Милли бизәгем - тормыш күгендә.
Чәчемә үргән,
Хезмәтем күргән,
Истәлегем ул - нәфис яулыгым.
Гасырлар аша гадәткә кергән,
Апалардан ул сеңелгә килгән.
Тарихыбызның онытылмаслык
Милли бизәге - һәр кеше белгән.
Нәсел билгесе,
Милләт өлгесе,
Әбкәмнең төсе - мамык яулыгым.
Written by: Лейсан Султанова, Рушан Садреев
instagramSharePathic_arrow_out