收錄於

積分

演出藝人
Эльмира Калимуллина
Эльмира Калимуллина
演出者
Эльмир Низамов
演出者
詞曲
Эльмир Низамов
作曲
Гелюса Батталова
詞曲創作

歌詞

Давыллары булды
Кайчак елларымның.
Җилгә каршы атлап,
Үттем юлларымны.
Кыраулардан саклап
Якты уйларымны,
Күңелләргә салдым
Йөрәк җырларымны.
Мин җырымда яшим,
Мин җырымда янам.
Җырда - минем юлым
Язмышыма язган.
Әйдә, үтсен гомер -
Мин җырымда калам.
Дәва булды җырым
Әрнү-сагышларга.
Бәхет көен язды
Меңләп язмышларга.
Югалтулар аша
Илтте табышларга.
Сөю җыры булды
Җаннар кавышканда.
Мин җырымда яшим,
Мин җырымда янам.
Җырда - минем юлым
Язмышыма язган.
Әйдә, үтсен гомер -
Мин җырымда калам.
Written by: Гелюса Батталова, Эльмир Низамов
instagramSharePathic_arrow_out