積分
演出藝人
Илюса Хузина
演出者
Эльмир Низамов
演出者
詞曲
Эльмир Низамов
作曲
Эльмира Жалилова
詞曲創作
歌詞
Табалмам дип сине курыктым,
Эзләдем, күзләдем, ут йоттым.
Мин сине таптым да бу җирдә
Бәхетнең үзенә юлыктым.
Мин синдә югалам, табылам
Син- җәннәт, бу җирдә табылган.
Янымда килеш тә сагынам-
Җибәрмә яныңнан, җаныңнан.
Дөньямны онытам
«Яратам» дигән сүздән.
Бер көнгә, бер төнгә
Җибәрмә син мине үзеңнән.
Мин сине йотлыгып сулыйм да,
Күзләрем алалмыйм күзеңнән.
Иң соңгы сулышка кадәрле
Җибәрмә син мине үзеңнән.
Дөньямны онытам
«Яратам» дигән сүздән.
Бер көнгә, бер төнгә
Җибәрмә син мине үзеңнән.
Written by: Эльмир Низамов, Эльмира Жалилова