收錄於

積分

演出藝人
Гелюс Хабибрахманов
演出者
詞曲
Хамид Маткаримов
作曲
Хайдар Ахметшин
詞曲創作

歌詞

Кем кулында икән гомерләр дип
Уйланмыйбыз бер дә шул хакта
Куркынычлар килсә тормышларга
Хәтәр булып китә
Күз алдыннан үтә
Мизгел булып гомер шул чакта
Гомер бит ул бигерәк матур
Яши белсәң, кадерен белсәң
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Гомеркәйләр кадерлерәк була
Белеп яшәгәндә тәмнәрен
Яшәү кирәк уңга-сулга карап
Безнең арттан һаман
Хәтәр йөри сыман
Сүндерәм дип гомер шәмнәрен
Гомер бит ул бигерәк матур
Яши белсәң, кадерен белсәң
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Гомер бит ул бигерәк матур
Яши белсәң, кадерен белсәң
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Гомер бит ул бигерәк матур
Яши белсәң, кадерен белсәң
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Өч көнлек донъяда без бары бер генә
Яшибез бер генә
Written by: Хайдар Ахметшин, Хамид Маткаримов
instagramSharePathic_arrow_out