音樂影片

Марат Эксанов - Учларыма нилэр язылгандыр... (Премьера песни, 2025)
在 YouTube 上觀看「Марат Эксанов - Учларыма нилэр язылгандыр... (Премьера песни, 2025)」

收錄於

積分

演出藝人
Марат Эксанов
Марат Эксанов
十二弦原聲吉他
詞曲
Айгуль Валиуллина
詞曲創作
Раиль Уметбаев
Раиль Уметбаев
詞曲創作

歌詞

Учларыма ниләр яздың язмыш
Ниләр икән алда күрәсе
Үзгәртеп үк булмас язганнарын
Ә күңелнең килә беләсе
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Учларыма ниләр яздың язмыш
Синең белән хич тә ярышмыйм
Сынауларда сыгылмыйча үтәм
Юк карышмыйм бер дә карышмыйм
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Учларымда язмыш сызыклары
Һәр сызыгы аның бер гомер
Якыннар һәм янда дуслар булса
Яшәүләре җирдә бик җиңел
Учларыма ниләр язылгандыр
Ансы инде миңа караңгы
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Җылы хисләр генә бәйләп торсын
Язмыш белән безнең араны
Written by: Айгуль Валиуллина, Раиль Уметбаев
instagramSharePathic_arrow_out