Рифат Хуснияров 熱門歌曲
積分
演出藝人
Рифат Хуснияров
演出者
詞曲
Зуфар Халирахманов
作曲
Айгуль Валиуллина
詞曲創作
歌詞
Кил, дисәң ашкынып килермен
Син, дисәң җанымны бирермен
Салкында иң кайнар назымны өрермен
Мин синең кадерең белермен
Мин синең кадерең белермен
Мин сине бәхетле итәрмен
Син булсаң хыялга җитәрмен
Язмышның чуалткан йомгагын сүтәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин синең йолдызың булырмын
Юлыңны яктыртып торырмын
Тормыш җилләреннән, давылдан саклармын
Ышаныч, өметең аклармын
Ышаныч, өметең аклармын
Мин сине бәхетле итәрмен
Син булсаң хыялга җитәрмен
Язмышның чуалткан йомгагын сүтәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Кулларыңнан сине алырмын
Гомергә җитәкләп барырмын
Югалсаң, кайдан да ничек тә табармын
Язмышым икәнен аңлармын
Язмышым икәнен аңлармын
Мин сине бәхетле итәрмен
Син булсаң хыялга җитәрмен
Язмышның чуалткан йомгагын сүтәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Син булсаң хыялга җитәрмен
Язмышның чуалткан йомгагын сүтәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Мин сине бәхетле итәрмен
Written by: Айгуль Валиуллина, Зуфар Халирахманов