類似的歌曲
積分
演出藝人
Марьям
演出者
詞曲
Ильдус Давлянов
作曲
Гульфия Шакирова
詞曲創作
歌詞
Кояш көлеп карый тәрәзләргә
Безнең өчен әллә сөенгән
Әл дә ярый без бергә диеп
Кабатлыймын кат-кат күңелдән
Янәшәңдә, синең янда гына
Тоя алдым олы бәхетне
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Янәшәңдә, синең янда гына
Тоя алдым олы бәхетне
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Бәхетләрне саклау тора бездән
Югалтырга аны язмасын
Сөю агачында пар алманы
Ятлар килеп өзеп алмасын
Янәшәңдә, синең янда гына
Тоя алдым олы бәхетне
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Безнең сөю,язлар моңы булып
Кереп калсын матур җырларга
Гомер буе язсын җитәкләшеп
Иңне-иңгә куеп атларга
Янәшәңдә, синең янда гына
Тоя алдым олы бәхетне
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Янәшәңдә, синең янда гына
Тоя алдым олы бәхетне
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Белсәң иде, җаным, мин бит сине
Яратуым белән бәхетле
Written by: Гульфия Шакирова, Ильдус Давлянов