類似的歌曲
積分
演出藝人
Салават Хаков
演出者
詞曲
Альфред Якшимбетов
作曲
Накип Галимов
詞曲創作
歌詞
Авыл өстен урап очтылар
Хушлашып киттеләр торналар
Шул язда озатты сугышка
Киттеләр балалар балалар
Ялварып сорыйлар аналар
Исән-сау кайтсыннар балалар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Ялварып сорыйлар аналар
Исән-сау кайтсыннар балалар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Хушлашты кул болгап балалар
Озата киттеләр торналар
Догаларын укып ялварып
Озатты сыкранып аналар
Ялварып сорыйлар аналар
Исән-сау кайтсыннар балалар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Артмасын авылымда ятимнәр
Артмасын ялгыз тол хатыннар
Күз яшен түкмәсен аналар
Кадерләп үстергән аталар
Ялварып сорыйлар аналар
Исән-сау кайтсыннар балалар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Ялварып сорыйлар аналар
Исән-сау кайтсыннар балалар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Саклагызчы зинһар җаннарын
Торналар, торналар, торналар
Торналар, торналар, торналар
Written by: Альфред Якшимбетов, Накип Галимов