歌詞
Әйтер сүзем әйтелмичә кала
Вакыт шундый тоелмыйча ага
Сагынамын кайчак хушлашмый да
Эзли җаным шул сусауга дәва
Сулыш җитми сине уйламасам
Талпынмасам сиңа хисләремдә
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Сулыш җитми сине уйламасам
Талпынмасам сиңа хисләремдә
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Сөю тәмен саклыйм иренемдә
Карашымда синең назлар гына
Язмышымның салкыннарын тоймыйм
Яшәтәсең сөю язларында
Сулыш җитми сине уйламасам
Талпынмасам сиңа хисләремдә
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Ялкын алам җаным учагына
Мәхәбәттән торган йөрәгеңнән
Аермачы берүк мине язмыш
Ходаемның шушы бүләгеннән
Сулыш җитми сине уйламасам
Талпынмасам сиңа хисләремдә
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Сулыш җитми сине уйламасам
Талпынмасам сиңа хисләремдә
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Сине уйлап яшим һәр минутым
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Чыкмыйсың бит бер дә исләремнән
Written by: Вазыйх Фатыйхов, Риваль Хисматуллин


