Hudební video

Hudební video

Kredity

PERFORMING ARTISTS
Рафис Калимуллин
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Рафис Калимуллин
Composer
Гелзилә Фахрутдинова
Songwriter

Texty

Йөрәгем йөрәгем йөрәгем яралы
Еллары, юллары җиңүгә барамы?
Сынмамын,сынмамын
Йөрәгем яралы, барыбер егылмам
Дошманым каршында сыгылмам, сыгылмам
Көч бирә Ватаным
Алга Алга
Ватаным дәшә Алда
Жину яулар өчен без алда
Газиз халкым өчен
Алга алга
Ватаным дәшә Алда
Газиз халкым өчен алга
Вакытлар йөгерә, күңелдә яралар
Онытылмас беркайчан энеләр-агайлар
Узармы бу еллар?
Язмышлар язылган. Гомерләр сызыгы
Никадәр? Кем белә? Җитәрме азагы?
Ник сыный бу юллар?
Алга Алга
Ватаным дәшә Алда
Жину яулар өчен без алда
Газиз халкым өчен
Алга алга
Ватаным дәшә Алда
Газиз халкым өчен алга
Әсирләр кулына икмәкләр салганда
Дошманнар каршында күзгә-күз калганда
Уйлыйбыз: Ник болай?
Кайдадыр туган җир, шул җирдә сөйгән яр
Кайтырмын дип көтәм
Яшәргә теләк бар
Өмет бар өмет бар
Алга Алга
Ватаным дәшә Алда
Жину яулар өчен без алда
Газиз халкым өчен
Алга алга
Ватаным дәшә Алда
Газиз халкым өчен
Алга
Written by: Гелзилә Фахрутдинова, Рафис Калимуллин
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...