Musikvideo
Musikvideo
Credits
PERFORMING ARTISTS
Анвар Нургалиев
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Анвар Нургалиев
Songwriter
Зифа Нагаева
Songwriter
Songtexte
Тормыш көянтәләрендә
Әти-әни - пар чиләк
Тормыш алып барганнарга
Балам диеп янганнарга
Икесе бергә кирәк
К.: Мөлдерәмә чиләкләре, әле пар йөрәкләре.
Әти янында әни бар, әни янында әти
Тигезлекләрен шуларның тазалыкларын шуларнын
Бирсен ходай җәлләми
Кошлардай сайрашып үстек
Гомер көянтәгездә
Чайпалмады пар чиләкләр
Берүк юлдан бер адымда
Атлауга икегез дә.өче
Яшәмәдегез дә бит сез
Әле үзегез өчен
Инде яшәсәгез иде
Очырган кошларыгызның
Тоеп игътибар көчен
Түгелмәсен пар чиләкләр
Түгелгән тулы булмас
Кайсыгыз булмаганда да
Икегез бар чакта кебек
Өебез җылы булмас
Written by: Анвар Нургалиев