album cover
Min, Sin
album cover
Min, Sin wurde am 26. April 2024 von K3DERT Music als Teil des Albums Sizem - EP veröffentlicht
26. April 2024
LabelK3DERT Music
BPM96
Melodizität
Akustizität
Valence
Tanzbarkeit
Energie

Songtexte

Карашларыбыз кисешеп үтте беркөнне
Ишетәсеңдер минем җырлаган сүзләремне
Синең күзләреңдә сер генә бар
Җавап табарга мин маташам
Без шундый охшаш, без шундый төрле инсаннар
Аңлатып булмас, сүзләрем төшеп калгандыр
Чагылдырам сиңа, хисләремне
Бәлки мин чиктән тыш саташам
Һәм әйтмичә калмам
Күптән күзем төште сиңа
Кеше арасында
Әйләнә-тирә дөнья
Туктады моментта
Менә ул мин
Менә ул син
Һәм без ничектер килдек бер урынга
Do-do-do-do-do-doo-do
Do-do-do-do-do-doo
Күптән синең фикерләреңне
Саклыйм уемда
Бәхет итәргә яратам
Сине һәрвакытта
Менә ул мин
Менә ул син
Уңыш эләкте бер күңелне табарга
Без сөяр өчен
Без янар өчен туганбыз
Бәхетебезгә
Озын итеп юл салганбыз
Ул туры булса да
Шул арада
Барыбер ничектер адашам
Дөньяда меңләп кеше төрлечә
Мәхәббәткә җыр багышлаган
Һәм вакытын сизмичә
Үз кеше турында уйлаган
Һәм мин шулар арасында
Иҗатымны яңгыратам
Һәм әйтмичә калмам
Күптән күзем төште сиңа
Кеше арасында
Әйләнә-тирә дөнья
Туктады моментта
Менә ул мин
Менә ул син
Һәм без ничектер килдек бер урынга
Do-do-do-do-do-doo-do
Do-do-do-do-do-doo
Күптән синең фикерләреңне
Саклыйм уемда
Бәхет итәргә яратам
Сине һәрвакытта
Менә ул мин
Менә ул син
Уңыш эләкте бер күңелне табарга
Менә ул мин, менә ул син
Яна яп-якты ут күзләребездә
Менә ул мин, менә ул син
Әйдә сөйләшик мәхәббәт телендә
Күптән күзем төште сиңа
Кеше арасында
Әйләнә-тирә дөнья
Туктады моментта
Менә ул мин
Менә ул син
Һәм без ничектер килдек бер урынга
Күптән синең фикерләреңне
Саклыйм уемда
Бәхет итәргә яратам
Сине һәрвакытта
Менә ул мин
Менә ул син
Уңыш эләкте бер күңелне табарга
Менә ул мин
Менә ул син
Менә ул мин
Менә ул син
Менә ул мин
Менә ул син
Уңыш эләкте бер күңелне табарга
Written by: Камалеев Рафаэль, Сабиров Наиль, Халяпова Карина
instagramSharePathic_arrow_out􀆄 copy􀐅􀋲

Loading...