Music Video

Роман Плеханов - Житэр вакыт / лучшие татарские клипы / тмтв
Watch Роман Плеханов - Житэр вакыт / лучшие татарские клипы / тмтв on YouTube

Featured In

Credits

PERFORMING ARTISTS
Роман Плеханов
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Лилия Тагирова
Composer
Гелюса Батталова
Songwriter

Lyrics

Җитәр вакыт яшәү башка булыр,
Караңгыны куар яктылык.
Ни булса да булсын, дөньясыннан
Югалмасын гына яхшылык.
Җитәр вакыт, яратулар аша
Без менәрбез тормыш үренә.
Җитәр вакыт, давыллардан куркып
Бер адым да артка чигенмә.
Җитәр вакыт, безнең уллар инде
Бөркет булып очар оядан.
Ул чакта да нәкъ бүгенге кебек
Бу дөньяны сөеп туялмам.
Җитәр вакыт, яратулар аша
Без менәрбез тормыш үренә.
Җитәр вакыт, давыллардан куркып
Бер адым да артка чигенмә.
Җитәр вакыт ерагаер бездән
Бу елларның салкын сөреме.
Үз юлымннан алга таба атлыйм
Җилгә каршы куеп йөземне.
Җитәр вакыт, яратулар аша
Без менәрбез тормыш үренә.
Җитәр вакыт, давыллардан куркып
Бер адым да артка чигенмә.
Җитәр вакыт, яратулар аша
Без менәрбез тормыш үренә.
Җитәр вакыт, давыллардан куркып
Бер адым да артка чигенмә.
Җитәр вакыт, давыллардан куркып
Бер адым да артка чигенмә.
Written by: Гелюса Батталова, Лилия Тагирова
instagramSharePathic_arrow_out