Credits

PERFORMING ARTISTS
Замира Ражапова
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Замира Ражапова
Songwriter
Ришат Сагитов
Composer
Абдулхай Вахитов
Songwriter

Lyrics

Мәхәббәтен салса ут - ялкынга
Сагышның юк икән чамасы
Онытыр идем, онытылыр идем
Бармы икән аның чарасы?
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Колагымда чынлый көлүләрең
Күз алдымда һаман карашың
Сине генә уйлап, сагынып узар микән
Язлар белән язлар арасы
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Онытылмас ахыры бу сөюләр
Гомер буе синең тозакта
Сөелер идем, бер сыеныр идем
Кулларыңа, синең кочакка
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Тән ярасы ничек тә бер төзәлә
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Юк, төзәлми йөрәк ярасы
Written by: Абдулхай Вахитов, Замира Ражапова, Ришат Сагитов
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...