Canciones más populares de Лилия Муллагалиева
Créditos
PERFORMING ARTISTS
Лилия Муллагалиева
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Лилия Муллагалиева
Songwriter
Резеда Саитгареева
Songwriter
Letras
Яңа ел килә!
Бокаллар чыңлавы искәртә,
Шампаннар түгелә шатлыктан!
Илбашы котлавы яңгырый,
Теләкләр яңгырый һәр йорттан!
Бар халык бер уй да, бер телдә:
Иминлек телиләр ил-көнгә!
Яңа ел, яңа ел кил безгә,
Тынычлык алып кил илемә!
Куш-та:
12 тулырга 5 минут,
Табынга җыелган бар гаилә!
5 минут сизелми үтәр дә,
Яңа ел кул сузар галәмгә!
Ямь-яшел күлмәген алтынга
Манган күк киенгән чыршыбыз!
Игелек, изгелек, шатлыкка
Бай булсын киләчәк елыбыз!
Сабыйлар елмая сөенеп,
Кыш бабай мул, олы капчыктан
Күчтәнәч-бүләкләр тарата,
Яңа ел башлана шатлыктан!
Written by: Лилия Муллагалиева, Резеда Саитгареева