Créditos
PERFORMING ARTISTS
Чулпан Юсупова
Vocals
COMPOSITION & LYRICS
Риваль Хисматуллин
Composer
Айгуль Валиуллин
Lyrics
PRODUCTION & ENGINEERING
Чулпан Юсупова
Mastering Engineer
Letras
Күңелем күгендә таралмас болытлар,
Яңадан ачылмас каралган офыклар.
Тынымны кысканда җанымның ярасы,
Ничекләр үземне югалтмый каласы?
Кайлардан алыйм соң көчләрне, кем әйтә?
Кемнәрнең кай сүзе шифалы йөрәккә?
Аллаһка кулымны сузам да, ялварам,
Кайтар Син тынычлык күңлемә яңадан.
Җилләре ирексез үзәккә үткәндә,
Бәгырем, тәнемне пычаксыз кискәндә.
Өметнең канаты сынгандыр күрәсең,
Ничекләр бу хәлгә сызланмый түзәсең?
Кайлардан алыйм соң көчләрне, кем әйтә?
Кемнәрнең кай сүзе шифалы йөрәккә?
Аллаһка кулымны сузам да, ялварам,
Кайтар Син тынычлык күңлемә яңадан.
Кайлардан алыйм соң көчләрне, кем әйтә?
Кемнәрнең кай сүзе шифалы йөрәккә?
Аллаһка кулымны сузам да, ялварам,
Кайтар Син тынычлык күңлемә яңадан.
Аллаһка кулымны сузам да, ялварам,
Кайтар Син тынычлык күңлемә яңадан.
Кайтар Син тынычлык күңлемә яңадан.
Written by: Айгуль Валиуллин, Риваль Хисматуллин

