Video musical
Video musical
Créditos
ARTISTAS INTÉRPRETES
Лилия Муллагалиева
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Лилия Муллагалиева
Autoría
Letra
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Кабатланмас башка минле язың.
Син җилләргә сипмә җан җылыңны,
Үзең өчен калдыр беразын!
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Эзләмә син, ятлар арасыннан.
Эзләмә син, күзләмә син мине,
Кан саркытып йөрәк ярасыннан.
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Сөюләрем... Үзем... Күз карашым...
Нинди сүзләр белән дәвалыйм соң
Йөрәккәйләреңнең ярасын?
Мин бер генә! Башка кабатланмам...
Эзләмә син, ятлар арасыннан.
Эзләмә син, күзләмә син мине,
Кан саркытып йөрәк ярасыннан.
Мин бер генә! Миндәйләр юк башка!
Син үзең дә шулай дигән идең.
Соңгы мәхәббәтем минем диеп,
Өзелеп-өзелеп никтер сөйгән идең.
Written by: Лилия Муллагалиева


