Incluido en

Créditos

ARTISTAS INTÉRPRETES
Лилия Муллагалиева
Intérprete
COMPOSICIÓN Y LETRA
Лилия Муллагалиева
Composición
Эльвира Сафина
Letrista

Letra

Шалтыратып сөйләшсәм дә, әни
Якты нурлар тула җаныма
Сүзләреңнең җылысында эрим
Кайткан кебек булам яныңа
Көн дә синең хәлләреңне белү
Әни җаным, нинди бәхет бит
Дога укый-укый сорыйм шуңа
Әниемә озын гомер бир
Кайткан саен ашкынып кайтамын
Куаныплар, синең яныңа
Кош тоткандай безне каршы аласың
Тәмле ризыкларың – табында
Көн дә синең хәлләреңне белү
Әни җаным, нинди бәхет бит
Дога укый-укый сорыйм шуңа
Әниемә озын гомер бир
Күрешкәндә сөйләшеп сүз бетми
Сиңа гына сөйләр сүзләр күп
Әни җаным, син бит минем өчен
Йөрәк түрендәге кояш күк
Көн дә синең хәлләреңне белү
Әни җаным, нинди бәхет бит
Дога укый-укый сорыйм шуңа
Әниемә озын гомер бир
Көн дә синең хәлләреңне белү
Әни җаным, нинди бәхет бит
Дога укый-укый сорыйм шуңа
Әниемә озын гомер бир
Дога укый-укый сорыйм шуңа
Әниемә озын гомер бир
Written by: Лилия Муллагалиева, Эльвира Сафина
instagramSharePathic_arrow_out