Lirik

Син кайткан шәһәрнең Калмаган дәшәре: Дәртме ул, мәхшәрме – Тукталышта? Тугарма җаныңны, Бу – шәһәр кануны: Ул сине танымый, Юк, ялгыш та. Һәм монда синнән тыш, Бары кич, бары кыш Тын ала сулыгып. Бу – кайту тынлыгы. Бу – кайту бәясе: Син кочак җәясең – Тарттырып җәясен Ерактан ук Сагая үткәнең: Син инде бүтәнме? Үзгәрдең? күптәнме? Бу хакта, юк, Дәшмә, бер сүз дәшмә. Кем ул? көрме? яшьме? Кем ул? тиң көндәшме? Көн хакиме – Кем ул? җил кубарып, Син атлыйсың бары. Ул күпкә югары, Әллә кимме? Ләкин син, асылда, Инде бу фасылда Узышлардан гарык. Бу – кайту нибары. Бу кайту, һәм ул да – Син калдырган юлда Юнәлеше булган Исемсезлек. Бу – дәртнең сүрәне, Бу – соңгы сөрәнең, Ул шуңа күрәме Кискен сүзле. Ләкин, күр, еракта Яктылык тарата Кемнеңдер көйрәтеп Калдырган йөрәге.
Writer(s): Zulya Nazipovna Kamalova Lyrics powered by www.musixmatch.com
instagramSharePathic_arrow_out