クレジット

PERFORMING ARTISTS
Айгуль Мирхашимова
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Мирхашимова Айгуль Раисовна
Songwriter
Зарипов Радиф Ралифович
Songwriter

歌詞

Әниемнең күз карашы
Назлы җилдәй сулышлары
Җылыта ала туңганда
Суыта җаным янганда
Әниле чак иң рәхәт чак
Барыбызда уртак теләк
Яшәсен безнең аналар
Тагын бик күп бик күп еллар
Әни, әни, әнекәем
Бәгырькәем, җаныкаем
Ярый әле син бар минем янымда
Булган авырлыкны җиңеп
Шатлыкларны бергә күреп
Ходай насыйп итсен әле яшәргә
Мәшәкатьләр тулы донья
Сизелми дә гомер үтә
Әниемнең чәчләренә
Инде энҗеләр сибелә
Олыгайган чагыбызда
Инде үсеп буй җитсәктә
Әниләрнең йөрәгендә
Әледә без сабый бал
Әни, әни, әнекәем
Бәгырькәем, җаныкаем
Ярый әле син бар минем янымда
Булган авырлыкны җиңеп
Шатлыкларны бергә күреп
Ходай насыйп итсен әле яшәргә
Җил яңгырлар тидермәдең
Безнең өчен утлар йоттың
Сусаганда күңелләрем
Юатырдай сүзләр таптың
Исәнлекләр телим сиңа
Бик кадерле бит син миңа
Язсын иде җылынырга әни канаты астында
Әни, әни, әнекәем
Бәгырькәем, җаныкаем
Ярый әле син бар минем янымда
Булган авырлыкны җиңеп
Шатлыкларны бергә күреп
Ходай насыйп итсен әле яшәргә
Язсын иде безгә бергә яшәргә
Written by: Зарипов Радиф Ралифович, Мирхашимова Айгуль Раисовна
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...