크레딧

실연 아티스트
Онинемы
실연자
작곡 및 작사
Radif Kashapov
Radif Kashapov
작사가 겸 작곡가
Логинов Роман Александрович
작사가 겸 작곡가

가사

Караңгы шәһәрләрем.
Тынлыкта үтә көннәрем.
Бөтенесе онытылды,
үткәннәре югалды.
Йолдызлар сайраша,
Урамнар саташа.
Юкка гына, юкка гына,
Юкка гына сайламадым.
Шаккатыргыч тынлыкны,
Туктатмаслык яңгырны
Ерак бүлмәдә, өлкәннәр көлгәндә,
Дуслар киткәндә, дөнья сүнгәндә.
Зыңгылдый тәрәзәләр,
Нидәр дәшә миңа көзгеләр.
Иртә белән салкынайды,
Көндез безне җир йотты.
Фәрештәләр елмаялар,
Буш юллар, ап-ак карлар.
Юкка гына, юкка гына,
Юкка гына сайламадым.
Шаккатыргыч тынлыкны,
Туктатмаслык яңгырны
Ерак бүлмәдә, өлкәннәр көлгәндә,
Дуслар киткәндә, дөнья сүнгәндә.
Без монда, без исән,
Яшибез төшләреңдә.
Written by: Radif Kashapov, Логинов Роман Александрович
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...