유사한 곡
크레딧
실연 아티스트
Зульфат Хаким
실연자
Дина Гарипова
실연자
작곡 및 작사
Зульфат Хаким
송라이터
가사
Саклар өчен сине яман күздән
Уйларымда серле дисбе тезәм
Гади түгел һәр төймәсе
Тик бер теләк: күз тимәсен!
Бүген хыял диңгезендә йөзәм
Көзнең ае дога кыла таңга
Талгын гына Хәят моңы ага
Очып килер назлы җырым
Күңелеңә керер җылы
Офык дәшәр сине якты юлга
Йөрәгем талпына кош сыман
Дөньяның читлеген тарсына
Ул үзе аерым очмакчы Киек Каз юлыннан
Оныттым яшәүнең аһ-зарын
Мин беләм бу Җирдә син барын
Мин сине күрмичә беркайчан беркая югалмам
Төштә күрдем: бездән Кояш кача
Тугайларны көзге томан коча
Күрәзәче әйтте миңа: Җылы якка сусап моңга
Кошлар түгел, фәрештәләр оча
Өндә төшнең була ди киресе
Төннең сере тирәндер, күрәсең
Ә мин әйтәм Күккә карап, гел яхшыга аны юра
Өмет итеп якты көн киләсен
Йөрәгем талпына кош сыман
Дөньяның читлеген тарсына
Ул үзе аерым очмакчы Киек Каз юлыннан
Оныттым яшәүнең аһ-зарын
Мин беләм бу Җирдә син барын
Мин сине күрмичә беркайчан беркая югалмам
Йөрәгем талпына кош сыман
Дөньяның читлеген тарсына
Ул үзе аерым очмакчы Киек Каз юлыннан
Оныттым яшәүнең аһ-зарын
Мин беләм бу Җирдә син барын
Мин сине күрмичә беркайчан беркая югалмам
Written by: Зульфат Хаким