Muziekvideo

Muziekvideo

Credits

PERFORMING ARTISTS
Ксения Белова
Performer
COMPOSITION & LYRICS
Марат Зинхар
Composer
Зулейха Камалова
Songwriter

Songteksten

Кыш бабай борыны охшаган бик минем
әтинекенә.
Елмая күз кысып әнием нигәдер
яшереп кенә.
Ни өчен Кыш бабай кунакта калалмый
бераз озакка?
Ашыга ул кая, ник китә шулай еракка,
бик еракка?
Сине сагынып бизәдек чыршы.
Килче кыш бабай алырбыз каршы.
Ник шулай сине күрәбез сирәк.
Ашыгып берүк онытма бүләк.
Ул җылы якка ашыга дип әйтте әнием
диңгез ярына.
Анда көтә икән, имеш, аны Җәй әбие.
һәм бик сагына.
Диңгездә коену Кыш бабайга шундый ошый.
Шулай ял итә.
Эремәс өчен ул һәр көнне туңдырма ашый,
кичен һәм иртән
Сине сагынып бизәдек чыршы.
Килче кыш бабай алырбыз каршы.
Ник шулай сине күрәбез сирәк.
Ашыгып берүк онытма бүләк.
Пальмалар астында Кыш бабай кызына,
Һәм җырлар җырлый ул кар кызына.
Күрәбез елга, әйе, бик сирәк
Кыш бабайга да ял итү кирәк
Сине сагынып бизәдек чыршы.
Килче кыш бабай алырбыз каршы.
Ник шулай сине күрәбез сирәк.
Ашыгып берүк онытма бүләк.
Written by: Зулейха Камалова, Марат Зинхар
instagramSharePathic_arrow_out

Loading...